Меню
Календарь
«  Сентябрь 2009  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Видео
"
Кыш бабай белән Кар кызын рәхәтләнеп биеттек
Күңелле безнең тавыбыз!
Эзләү
Һава торышы
Төп бит » 2009 » Сентябрь » 20 » Бакча ачылышында ветеран укытучы- Шакирова Дания апа чыгышы.
10:30
Бакча ачылышында ветеран укытучы- Шакирова Дания апа чыгышы.
Хөрмәтле әти-әниләр, әбиләр, бабайлар! Барыбыз исеменнән дә берничә сүз әйтеп китәргә рөхсәт итегез!
 Кеше гомеренең иң гүзәл мизгеле-балачак. Гомер үткән, чәчләр агарган саен, кеше үзенең яшьлеген, балачагын искә төшерә. Мин дә шушы авылда 33 ел яшим. Шуның 20 елын укытучы булып эшләп, 5 бала үстердем.Тормышымның иң авыр вакытын балаларымны 2 айдан ялгыз өйдә калдырып, эшкә бару дип искә төшерәм. Моның авырлыгын бары үз башыннан үткән кеше генә аңлый алыр, монда утыручы күп кенә әбиләр моны бик яхшы белә инде. Яшьлегем, ялгыз булгангадыр, ясле-бакчага кызыгып үтте. Ул вакытта кеше язмышы, балалар язмышы белән кызыксынучы булмады.
Бүген бу бәхетле көн безгә дә килде. безнең балалар инде үсеп җиткән, ләкин безнең оныклар бар. Шуңа күрә яшь аналар белән бергә без дә шатланабыз. Балалы хатын-кыз-бәхетле кеше. Хәзерге заманда бигрәк тә, чөнки көн саен диярлек балалр һәм аналар тормышын яклап законнар чыгып тора. балалы хатын чәчәкле гөл, җбимешле агач кебек,тормышка ямь, тереклеккә дәвам бирә.Үзбаласына тормыш бүләк итеп, ул аның таза,матур, кешелекле, хезмәт сөючән булып үсүен тели. Ә ясле-бакча ачылу аналарның шушы теләген тормышка ашыра. Менә без дә бүген күптәнге хыялыбыз-бакча ачылу тантанасына җыелдык. Күрәсезме, сабыйлар белән бергә күпме әниләр һәм әби-бабай шатлана.
Ясле генә дип әйтмәгез
Тормышка юл шушыннан.
Бала белән киләчәкнең
Юлы монда кушылган.
Сулар аккан саен гомер үткән
Иңебездә бала язмышы.
Балалар ул, безнең эшебезнең,
Киләчәккә китеп барышы.
Шаулап-гөрләп үсәр алар
Ышаныгыз әниләр.
Ясле-бакчабыз бик иркен
Тусын, бик күп нәниләр.
Күрмәбез дә үсәр алар,
Очарлар төрле якка,
Ә хәзергә калсын алар
Күңелле балачакта.
Миңа, сүземне йомгаклап, бу бакчаны төзүдә иң зур өлеш керткән һәм башлап йөргән җитәкчеләргә, бигрәк тә рәисебез Илдус исламовичка һәм аны шәһәрнекеннән дә матуррак итеп, күңел җылысын биреп эшләгән төзүчеләребез: Әхмәтханов Нигъматҗан, Әхәтов Валериан, Маликов Нуршат, Фәизов Марсель, Яруллин Рафыйкларга авылдашлар, әти-әниләр исеменнән иң кайнар рәхмәтемне белдерергә рөхсәт итегез!
Бик зур шатлык бүген бездә
Ачыла ясле-бакча.
Рәхмәт, Илдус тырыштыгыз,
Әрәм китмәде акча.
Күпме көттек без,
Бу бәхетле көннәрне.
Әниләр, тыныч эшләр хәзер
Көнгә ялгап төннәрне
Яшь булсагыз да белдегез
Авылга ни кирәген.
Барын эшләп була икән
Әгәр булса теләгең.
Кердегез кеше хәленә
җан өрдегез авылга.
Яшьләр дә таралмас хәзер.
Тузган кебек давылда.
Тотындыгыз килү белән
Чумдыгыз баштан эшкә.
Әһәмият бирдегез, Сез
Зур эшкә, төзелешкә.
Ачтырдыгыз медпунктны,
Яңарттыгыз клубны.
Ясле-бакча төзеттегез,
Чаптыгыз көне-төне.
Еллар тыныч, күкләребез аяз булсын!
Ел саен 10-15 бала тусын!
Караулар: 2002 | Өстәде:: Тюльпан | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 3
0  
3 Булат   (11.04.2010 19:15) [Материал]
Кызганыч, Рәмзия Мусеевна. Кодны дөрес язмагансыздыр. Ул очракта, язуга копировать итеп калырга кирәк. Укоста мондый хәлләр еш була. Мин дә менә бу сайтның паролен югалттым, алай гына да түгел анда теркәлгән электрон адресымны да оныттым әле.

0  
2 Рамзия Мусиевна   (09.04.2010 15:03) [Материал]
бакчанын 20 еллыгы турында язган идем, каядыр югалды язмам

0  
1 Рамзия Мусиевна   (25.03.2010 09:25) [Материал]
Рәхмәт, Булат, безнең бакчаларның тормышын яктырткан өчен. Алга таба да хезмәттәшлек итегез.

Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала
[ Теркәлү | Керү ]
Язмалар архивы
Нәни-чат
 
200
Әйдәгез! Серләшик!
Безнең дуслар
  • Төп сайтыбызга кайту
  • Барысы да веб-оста өчен
  • Һәммәбезгә программалар
  • Күңел ачу дөньясы
  • Рунетның иң яхшы сайтлары
  • Әйдәгез пешерәбез!
  • Статистика

    Барлыгы онлайн: 1
    Кунаклар 1
    Кулланучылар 0
    Copyright MyCorp © 2024 Бесплатный конструктор сайтов - uCoz