Хөрмәтле әти-әниләр, әбиләр, бабайлар! Барыбыз исеменнән дә берничә сүз әйтеп китәргә рөхсәт итегез!
Кеше гомеренең иң гүзәл мизгеле-балачак. Гомер үткән, чәчләр агарган саен, кеше үзенең яшьлеген, балачагын искә төшерә. Мин дә шушы авылда 33 ел яшим. Шуның 20 елын укытучы булып эшләп, 5 бала үстердем.Тормышымның иң авыр вакытын балаларымны 2 айдан ялгыз өйдә калдырып, эшкә бару дип искә төшерәм. Моның авырлыгын бары үз башыннан үткән кеше генә аңлый алыр, монда утыручы күп кенә әбиләр моны бик яхшы белә инде. Яшьлегем, ялгыз булгангадыр, ясле-бакчага кызыгып үтте. Ул вакытта кеше язмышы, балалар язмышы белән кызыксынучы булмады.
Бүген бу бәхетле көн безгә дә килде. безнең балалар инде үсеп җиткән, ләкин безнең оныклар бар. Шуңа күрә яшь аналар белән бергә без дә шатланабыз. Балалы хатын-кыз-бәхетле кеше. Хәзерге заманда бигрәк тә, чөнки көн саен диярлек балалр һәм аналар тормышын яклап законнар чыгып тора. балалы хатын чәчәкле гөл, җбимешле агач кебек,тормышка ямь, терекл
...
Дәвамын укырга »